Фотогалерея



Тукайның кечкенә вакыттагы фотосурәтләре сакланмаган, дөресрәге, балачакта ул фотога төшмәгән, чөнки ул чорда авылларда фотограф булмаган. Шагыйрь 1903 елда унҗиде яшендә беренче тапкыр объектив каршына басарга җөрьәт итә.
Тукай озын буйлы шәкерт янында басып тора.



Габдулла Тукай Мотыйгулла Төхфәтуллинның улы Камил белән 1905-1907 елларда Уральск шәһәрендә бик тыгыз хезмәттәшлектә була. Бу фото (сулда – Камил, уңда – Габдулла) – шул еллардагы мөнәсәбәтләрнең шаһиты.


Г.Тукайның Уральскидагы матбагада эшләгән вакытында төшкән фоторәсеме. 1905 ел.





Г.Тукай Уральскидагы иптәшләре арасында. 1907 елгы фоторәсем. Сулдан: Нәҗип Нигъмәтуллин (буфетчы), Курушкин (бухгалтер), Рәхмәтулла Хәйруллин (приказчик), Габдулла Тукай, Сираҗетдин Белюков (шәкерт, Тукай белән бергә мәдрәсәне ташлап чыга).

  

   

1908 елгы фоторәсемдә Казанның "Әл–Ислах" газеты хезмәткәрләре. Сулдан: редактор Вафа Бәхтияров, театр тәнкыйтьчесе Кәбир Бәкер, “Әл-Ислах”ның рухи җитәкчесе һәм актив хезмәткәре Фатих Әмирхан, редакция хезмәткәре Ибраһим Әмирхан һәм Габдулла Тукай.



Габдулла Тукай Казанга килгән чорда. 1908 ел (Күмәк фоторәсемнән зурайтып алынган сурәт).

Г.Тукай һәм Ф.Әмирхан. 1908 ел.



Өч дус, өч шагыйрь. Тукай аягын эскәмиягә куйган, уртада Сәгыйть Рәмиев, җирдә – Фәхрелислам Агиев.



Габдулла Тукай. 1908 елгы фоторәсем.
Шагыйрьнең якын дусты Вафа Бәхтияров язганча, нәшир Борһан Шәрәф кушуы буенча бу фоторәсемдә Тукай тулган йөзле итеп ясалган. Фотограф Тукайны көр буржуй сымак итеп сурәтләгән. Тукайга бу фотография бик ошый, әмма бу шагыйрьнең чын йөзе түгел, ә ретушьлап ясалган сурәте. Күп кенә җыентыкларның, альбомнарның тышлыгында шушы фотосурәт куела, тик ул дөреслеккә туры килми: Тукайның карашы монда канәгать, тыныч. Башындагы кәләпүше һәм муенындагы галстугы да үзенеке түгел, Шәрәф аны шулай узган гасыр башы дендие итеп күрсәтергә тырышкан.



Г.Тукайның 1911 елгы фоторәсеме. Җәй көне Әстерханда төшкән күмәк фотографиядән фрагмент.



Әстерханга Г.Тукай килү уңае белән 1911 елның җәендә төшерелгән фоторәсем. Урта рәттә сулдан: артист Зәйни Солтанов, Габдулла Тукай, шагыйрь Сәгыйть Рәмиев.
Бу фотография әле дә бер альбомнан икенчесенә күчеп йөри, әмма һәрвакыт "киселгән" хәлдә, чөнки чынында бу фотографиядә сигез түгел, ә унҗиде кеше сурәтләнгән. Редакторлар нишләп тарихны "кыскартканнар" соң? Кадр артында тарихи шәхесләр, Тукайның дуслары калган, аларның язмышлары фаҗигале: кемдер совет хакимиятенең эзәрлекләүләренә түзә алмыйча үз–үзенә кул салган, кемнедер большевиклар атып үтергән.




Г.Тукай. 1912 елгы фоторәсем.
Тукайның бераз гына елмаеп төшкән бу бердәнбер фотосы.



Г.Тукайның дусты Ф.Әмирхан, Г.Коләхмәтов, К.Коләхмәтов белән төшкән 1912 елгы фоторәсеме.
Бу танылган фотография күп тапкырлар китап, альбом, дәреслекләрдә басылды. Әмма аның зур төркем белән төшкән фотографиядән киселгәнен бөтен кеше дә белми. Анда тагын 4 яисә 8 кеше булырга мөмкин. Кемнәр алар? Кем үз куллары белән шушы кыйммәтле фотографияне кисәргә җөрьәт иткән? Без моны бүген белмибез, әмма бу сер берәр вакыт ачылыр дип өметләнәбез.




1913 ел. Казанның Клячкин хастаханәсе. Бер тәүлектән Тукайның йөрәге тибүдән туктаячак. Дуслары шагыйрьнең көннәре санаулы булуын аңлап, аның рөхсәте белән 1 апрельдә хастаханәгә фотограф чакыралар. Фотога төшүчеләр өчәү була. Әмма рәхимсез цензура монда да үз эшен эшли, үлем түшәгенә калган Тукайны караучылар сурәттән "сөртелә". Тукай үзе генә кала.